Белоретта балалар музыка мәктәбе базасында балалар киностудиясе барлыкка килде. Кичә аның рәсми ачылышы булды. Бу хакта социаль челтәрдә үз битендә Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта сөйләде.
«Бер ел элек миңа режиссер Салават Вахитов шалтыратты һәм Белоретта балалар киностудиясе ачарга тәкъдим итте. Бу фикер миңа бик ошады. Бина сайладык, һөнәри җиһазлар алдык, бүген без аны республикада беренче булып ачтык", - диде район башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, биредә балалар үзләрен сценарист, видеооператор, режиссер һәм актер буларак сынап карый алачак. Киностудиядә 12 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар катнаша. Укучыларның беренче эшләрен карау оештырылды да инде.
"Үсмерләрне борчыган мәсьәләләрнең җитдилеге шаккатырды. Киностудиягә - уңышлар, ә укучыларга иҗади илһам телим. Хәерле юл, балалар!"- диде Иванюта.
Фото: bashinform.ru