"Демография" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда, башка проектлар белән чагыштырганда, башкарылган эшләрнең иң түбән күләме теркәлгән. Ул - 83 процент: 2020 елга бүлеп бирелгән 4,1 миллиард сумга тигез, шуның 3,4 миллиард 721 миллион сум тәшкил итә. Бу республиканың төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевның хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә ясаган докладыннан күренә.
"Демография"гә бүлеп бирелгән акчадан федераль акчалар 1,987 миллиард сум тәшкил итә, аларны 94,2 проценты кулланылган. Чесноковка авылында 640 урынлы мәктәп һәм 50дән 260 балага кадәр йөрүгә исәпләнгән дүрт балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Аларның берсе урта белем бирү учреждениесе белән берләштерелгән. Җиде объект - тәмамлану стадиясендә, алтысында төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана һәм җиде объект буенча дәүләт контрактлары төзелә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Igtibarni-arttirirga-kir-k-737330/