Бу Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе 8 миллион сумнан артык суммага үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары партиясен алды.
- Яңа җиһазларның өлкәннәргә дә, балаларга да исәпләнгән төрле режимнары бар, - дип сөйләделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: федераль проект кысаларында Башкортстанга барлыгы 16,6 миллион сумлык 6 шундый аппарат кайтартылган.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.