+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
26 март 2021, 09:15

Башкортстанда «Экспорт форсажы» программасына әзерлек башланды

«Торатау» Конгресс-холлында «Экспорт IT-чишелешләр» темасына "түгәрәк өстәл" узды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Ул Башкортстанда «Экспорт форсаж»ы программасы буенча федераль тармак укытуын эшләтеп җибәрүгә әзерлекнең беренче этабы булды. "Түгәрәк өстәл"не Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм Экспортны яклау үзәге оештырды.

“Башкортстанда без бергәләп мондый тармак программаларын эшләячәкбез. Тармак программаларының үзенчәлеге нәрсәдә: максатчан аудитория конкрет тармаклар вәкилләре булачак. Программа әлеге тармак үзенчәлеген исәпкә алачак, бизнес вәкилләре тарафыннан иң зур куркыныч тудыручы экспорт юнәлешләре буенча сорауларны эшләячәк һәм хәл итәчәк”, - диде “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыятенең экспорт мәктәбе” өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмасының акселерацион программалар буенча директоры Татьяна Андреева.

Аның сүзләренчә, IT-тармакның бик зур экспорт потенциалы бар, тармак предприятиеләре - санлы икътисад драйверлары, шуңа күрә әлеге предприятиеләр вәкилләре белән очрашу - санлы икътисад өлкәсендә “Экспорт форсажы” программасын эшләгәндә нинди мәсьәләләр исәпкә алынырга тиешлеген аңлау өчен мөһим.

Программа төбәктә «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-Eksport-forsagi-programmasina-zerlek-bashlandi-732910/
Читайте нас: