+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
25 март 2021, 10:00

Экспортка ярдәм буенча нинди проектлар гамәлгә ашырыла?

“Евразия берлеге икътисады хәбәрләре” журналы тарафыннан оештырылган “Русиянең тышкы икътисади эшчәнлеге. Заманча сәяси һәм икътисади шартларда якын һәм ерак чит илләр белән хезмәттәшлек өстенлекләре” дигән онлайн конференция үтте.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Спикерлар арасында Русия төбәкләренең профильле тышкы икътисади ведомстволары вәкилләре бар иде, алар экспорт эшчәнлеген алып бару һәм халыкара элемтәләр урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова республиканың тышкы икътисади эшчәнлеге, шулай ук төбәктә гамәлгә ашырыла торган экспортерларга ярдәм чараларына багышланган доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук ул экспортка ярдәм итү буенча төбәктә гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм проектлар турында сөйләде: финанс субсидияләренең өч төре, Made in Bashkortostan бренды, ашыгыч экспорт ярдәме, «Экспорт форсажы» акселерацион программасы, халыкара маркетплейсларда түләүсез урнаштыру, эшкуарларның башка илләрдә «Час Торгпред» белән онлайн-очрашулары һәм башкалар.

Экспортка ярдәм итү һәм аны үстерү программалары төбәктә «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Eksportka-yard-m-buencha-nindi-proektlar-gam-lg-ashirila-732895/
Читайте нас: