+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
25 март 2021, 09:55

Башкортстанның ике предприятиесе - «Ел экспортеры»

Башкортстанда «Ел экспорты» төбәк конкурсына йомгак ясалды. Ул республика территориясендә теркәлгән һәм әзер продукцияне экспортлаучы предприятиеләр һәм эшкуарлар арасында узды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

«Агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында ел экспортеры. Эре бизнес» номинациясендә Чишмә шикәр заводы җиңү яулады. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында «Башкортостан бройлеры» җиңүче булды.

Быел экспортерлар конкурсында республиканың 29 компаниясе, шул исәптән 20 кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 9 эре бизнес вәкиле катнашты.

«Ел экспортеры» төбәк конкурсы экспорт эшчәнлегенең абруен күтәрүгә, гамәлдәге эшкуарлар-экспортерлар санын арттыруга, тышкы базарларда аларның продукциясенең көндәшлеккә сәләтен арттыруга, шулай ук төбәк экспорт күләмнәрен арттыруга юнәлтелгән. Чара төбәктә «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру программасының бер өлеше булып тора.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanni-ike-predpriyatiese--El-eksporteri-732879/
Читайте нас: