+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
24 март 2021, 09:20

Кимибез бит!

Башкортстанда демографик хәл авыр булып кала. Бу хакта 5 февральдә этнополитолог Илдар Габдрәфыйков социаль челтәрләрдәге үз битендә сөйләде. Аның сүзләренчә, төбәктә халыкның кимүе инде җиденче ел рәттән теркәлә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

- Статистика мәгълүматлары республикада халык санын киметүгә тотрыклы тенденция күзәтелүе турында сөйли. 2014 елдан 2020 елга кадәр Башкортстанда халык саны 54 583 кешегә кимеде, - дип сөйләде ул. - Әгәр 2015 елның 1 гыйнварына республика халкының саны 4 071 987 кеше тәшкил итсә, 2021 елның 1 гыйнварына алдан бәяләү буенча - 4 016 481 кеше. 2020 елда гына да халык саны 21 670 кешегә кимегән. Бу сизелерлек югалту - асылда бер зур булмаган шәһәр яки авыл районы саны.

Төбәк Росстаты мәгълүматларын анализлап, Габдрәфыйков 2020 елда халыкның кимүе, алдагы еллардагы кебек үк, нигездә халыкның табигый хәрәкәтен формалаштыра дигән нәтиҗәгә килгән.

- Демографик хәл туучылар санының кимүе һәм үлүчеләр санының артуы белән характерлана. Әйтик, 2020 елның гыйнвар-ноябрь айларында туучылар саны 37 522 кеше тәшкил иткән, үлүчеләр саны - 53 569 кеше, димәк, халыкның табигый кимүе - 16 047 кеше, - дип өстәде ул. - 2020 елның беренчел мәгълүматларына караганда (декабрьне исәпкә алып), республиканың демографик күрсәткечләре тагын да начарланды. Шул рәвешле, 2021 елда Башкортстан дүрт миллионлы чикне атлап чыгачак дип фаразларга мөмкин (төбәк халкы саны 4 миллионнан түбән булачак).

Шул ук вакытта, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Демография" гомумдәүләт проекты халык санын арттыруга юнәлтелгән. Берничә ел эчендә бу башлангыч нигезендә халык санын һәм гомер озынлыгын арттыруга берникадәр ирешелгән иде. Коронавирус инфекциясе таралу бу өлкәне күпкә артка чигендерде. Хәзер инде янә шушы нәтиҗәләрне кайтарырга кирәк булачак.

Фото: proufu.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Kimibez-bit-729553/
Читайте нас: