+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
24 март 2021, 09:20

“Бу эшне без мөмкин кадәр нәтиҗәле алып барырга тиеш”

22 мартта Башкортстан Хөкүмәте утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов төбәк проектларын гамәлгә ашыру мониторингының агымдагы нәтиҗәләре, шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасын үстерү өчен инфраструктура булдыру буенча системалы эш алып барылуы турында сөйләде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Илшат Таҗетдинов үз докладының беренче өлешендә республикада төбәк проектлары чараларына бүленгән бюджет акчаларының үтәлеше, шулай ук Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән башланган гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында объектларның контракт процессларын һәм төзелеш әзерлеген контрольдә тоту өчен эшләнгән юл карталарын үтәү барышы турында мәгълүмат бирде.

2021 елда 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 26,2 миллиард сумнан артык акча каралган, шуларның 18,1 миллиард сумнан артыгы - федераль акча.

- Республика Хөкүмәтенең төбәк проект офисы бюджет чараларын касса аша үзләштерү фаразын үтәү процессларына даими мониторинг ясый, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән финанс килешүләр төзү, капиталь төзелеш объектларының әзерлеге һәм җиһазландырылуы, аларны гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә кертү планлаштырыла, шулай ук контрактлар төзү һәм үтәү процессларына даими мониторинг ясый, - диде Илшат Таҗетдинов. - Тулаем алганда, узган атнада контрактация процессы үзгәрешсез 40 процент дәрәҗәсендә калды.

Андрей Назаров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда контрактларны үтәү буенча министрлыклар җитәкчеләренә сораулар бирде. Әйтик, Мәдәният министрлыгы узган атнада артта калуны юкка чыгарды. 1 апрельгә кадәр Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бюджетара трансфертлар буенча калган муниципаль контрактлар төзиячәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларына компьютер җиһазларын китерү буенча контракт экспертизасын дәвам итә.

- Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышын Төбәк проект офисының квартал саен үткәрелә торган киңәшмәләрендә җентекләп караячакбыз, ә Хөкүмәтнең атналык утырышларында эштә җитди артта калган министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен системалы рәвештә тыңлаячакбыз. Бу эшне без мөмкин кадәр нәтиҗәле алып барырга тиеш, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Bu-eshne-bez-m-mkin-kad-r-n-ti-le-alip-barirga-tiesh-729979/
Читайте нас: