+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
23 март 2021, 09:35

Яңа мәктәпләрдә - яңа мөмкинлекләр

Башкортстанда 2021-23 елларда 6 965 укучыга исәпләнгән сигез мәктәп төзеләчәк.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Республика адреслы инвестицион программасы кысаларында финанслауның гомум күләме 3,2 миллиард сум тәшкил итәчәк, 645,6 миллион сум федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Яңа гомуми белем бирү учреждениеләре төзелеше турында чираттагы “Төзелеш сәгате”ндә фикер алыштылар, аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Алексей Новиков хәбәр итүенчә, планда — 2021 ел ахырына кадәр мәктәпләрне төзү буенча эшләрнең төп өлешен тәмамлау.

Әйтик, Бишбүләк районы үзәгендәге 320 урынга исәпләнгән уку йортының әзерлеге 60 процент тәшкил итә. Бирегә җылы бирелгән, бизәү эшләре графикка ярашлы бара. Төзүчеләр объектны быел өченче кварталда тапшырырга планлаштыра.

Дуван районының Тастүбә авылында 120 урынга исәпләнгән мәктәп 20 процентка әзер. Мәйданчыкка яңа подрядчы – “КапиталСтрой” җәмгыяте кергән. Аларга кадәр булган оешма белән килешүне йөкләмәләрне үтәмәү аркасында өзгәннәр. Мәктәпне шушы елның дүртенче кварталында тапшырырга планлаштыралар.

Агымдагы елның өченче кварталында Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән мәктәп эшли башлаячак. Биредә инде беренче кат төзелгән, газ, су кертелгән, казанлык урнаштырылган.

“Миловский парк”та 225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше финиш сызыгына чыккан. Биредә бизәкләү эшләрен башкаралар һәм инженерлык коммуникацияләрен монтажлыйлар. Объектны агымдагы елның өченче кварталына файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Шул ук вакытта төзүчеләр Уфа районының Булгаково авылында 825 урынга исәпләнгән мәктәпне тапшырачаклар. “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән бинада түбә ябу, фасад һәм бизәү эшләре башланган.

Нефтекаманың 24нче бистәсендә 1 225 урынга исәпләнгән мәктәп “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча төзелә. Бинаның әзерлеге — 70 проценттан артык. Төзүчеләр бизәкләү эшләренә керешкән. Тапшыру вакыты — 2021 елның өченче кварталы.

Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан мәктәп зур белем бирү үзәгенең бер өлеше булачак, анда балалар бакчасы һәм спорт блогы да бар. Төзүчеләр инде бинага җылы биргән, фасадларны һәм витражларны төзекләндерәләр, эчке бизәкләү эшләренә керешкәннәр. Мәктәпне агымдагы елның өченче кварталында тапшырачаклар.

Киләсе елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Учалыда 1 225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланачак.

– Быел тапшырылачак һәр мәктәптә диярлек мин булдым, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Иң авыр хәл Иске Сибай авылында, әмма бу объектны һичшиксез тәмамларга кирәк. Без бу хакта урындагы халык белән очрашу вакытында фикер алыштык. Шул ук хәл 2021 елда төзеп бетерергә ниятләгән башка уку йортларына да кагыла. Безнең бурыч — яңа төзелешләрдә балалар көлүе яңгырасын, күнекмәләр һәм компетенцияләр формалашсын өчен эшләү. Асылда, бу - безнең киләчәккә нигез.

Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Ya-a-m-kt-pl-rd--ya-a-m-mkinlekl-r-728856/
Читайте нас: