+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
23 март 2021, 09:35

“Тренерыма ышанычы өчен рәхмәт!”

Мишкә районының яшь спортчысы җиңү пьедесталында.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Шушы көннәрдә Нефтекама шәһәренең “Торпедо” спорт комплексында җиңел атлетика буенча ярыш узды. Чара, Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында үтте.

Мишкә авылы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр җиңел атлетика буенча тәҗрибәле тренер-укытучы Юрий Айгузин җитәкчелегендә район данын яклады. Аның тәрбияләнүчесе Андрей 2008-09 елларда туган яшьтәгеләр төркемендә 600 метр дистанциядә 1нче урынны алды.

“Мин шундый нәтиҗә күрсәтә алуыма бик шат. Әлбәттә, стартта дулкынландым, әмма үземне кулга алдым һәм күнекмәләр вакытында өйрәнгәннең барысын да эшләдем. Тренерыма ышанычы өчен рәхмәт", — дип шатлыгы белән уртаклашты Андрей бүләкләү тантанасыннан соң.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Trenerima-ishanichi-chen-r-hm-t-728033/
Читайте нас: