Подрядчы оешма якын көннәрдә әзерлек эшләренә тотыначак.
Урамда авария хәлендәге агачларны кисәчәкләр. Бу юлны киңәйтү һәм өстәмә парковка урыннары булдыру өчен кирәк. Капиталь ремонт тәмамлангач, яңа агачлар утыртылачак.
Капиталь ремонт объектының гомум озынлыгы 1,1 километр тәшкил итә. Юл төзүчеләр трассаның үзәген тергезәчәк һәм ныгытачак, электр һәм бәйләнеш линияләрен алыштырачак. Тышкы яктылык модернизацияләнәчәк. Яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк. Яңа светофор объектларын урнаштыру да планлаштырылган.
Эшләр 29 октябрьдә тәмамланырга тиеш.