+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
18 март 2021, 09:20

Матур үзгәрешләр дәвам итә

Илебез Президенты Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда күп эшләр башкарыла һәм алар төрле тармаклардагы хәлләрне яхшы якка үзгәртергә өлгерде.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Яңа ФАПлар ачыла
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп яңа ФАПлар ачылды һәм ачылуын дәвам итә.
Мәсәлән, Дүртөйле районында быел өч фельдшер-акушерлык пункты ачыла. Әле ФАПларны төзү буенча әзерлек эшләре Гөлек, Түбән Әлкәш һәм Ярми авылларында бара.
Иске Баеш авылы хакимияте башлыгы Илдус Хәмиев әйтүенчә, Гөлектә беркайчан да медицина пункты булмаган. Ә бит медицина ярдәме алу өчен һәркем күрше авылга бара алмый.
– Бу авыл кешеләре үз авылларында фельдшер-акушерлык пункты ачуны күптән сорый иде. Без заявка биргәч, ул хупланды һәм җир участогы бүленде, кадастр паспорты эшләнде. Хәзер бездән – электр энергиясе, су тәэминаты, участокны төзекләндерү таләп ителә, – ди Илдус Хәмиев.
Затондагы парк искиткеч булачак!
“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында да Башкортстанда күп эшләр башкарыла.
2018 елда Уфаның Затон бистәсендә “Дулкын” паркын реконструкцияләү башланган иде. Парк берничә этапта үзгәртелде. Анда җәяү һәм велосипедта йөрү юллары, спорт мәйданчыклары, скейтпарк һәм бик күп башка яңалыклар барлыкка килде.
Биредәге “Автошәһәрчек”тә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәнеп яисә уңайлы эскәмияләрдә ял итеп була. Парк бистә халкының яраткан урынына әйләнде.
Әле паркны реконструкцияләү тәмамлану алдында. Соңгы этап – күлне төзекләндерү, амфитеатр төзелешен тәмамлау.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Matur-zg-reshl-r-d-vam-it-719840/
Читайте нас: