+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
15 март 2021, 09:30

Авылда мәдәни тормыш гөрли!

Дуван авылындагы күпфункцияле мәдәният йортында шашка буенча турнир үтте.

Шашка турнирын Е. Пашков оештырды. Ул чараны тантаналы ачып, барлык катнашучыларга уңышлы уен теләде.

Билгеле булуынча, авылда мәдәният йортын төзү Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

"Заманча, уңайлы мәдәният йорты ачылу Дуван авылы мәдәнияте үсешенә көчле этәргеч бирде. Хәзер урындагы халык үзләренең иҗади мөмкинлекләрен тагын да күбрәк тормышка ашыра ала. Мәдәният йорты барлык коллективларны, бөтен халыкны берләштерү учагына әверелде, ә балалар яңа үзәктә каникулларын файдалы уздыра алачак, чөнки биредә күңел ачу һәм үсеш өчен барлык шартлар да бар”, - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.

Турнир вакытында җиңү шатлыгы да, җиңелү дә, үзара ярдәмләшү дә булды. Барлык җиңүчеләр дә медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Билгеле булуынча, Дуванда социаль-мәдәни үзәкнең мәйданы 1369,2 квадрат метр тәшкил итә. Ике катлы мәдәният йорты бинасында иҗат һәм ял итү өчен бөтен нәрсә дә бар - методик кабинет, 300 урынга исәпләнгән тамаша залы, фойе, вестибюль, костюмнар бүлмәсе, вахта, санузеллар, тренажер залы, душ бүлмәләре.

Моннан тыш, бинада балалар өчен уен бүлмәсе, тавыш режиссеры студиясе, фильмнар күрсәтү җиһазы, халык хоры кабинеты бар. Мәдәният йорты территориясендә уңайлы ял зонасы, парковка урнашкан.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Avilda-m-d-ni-tormish-g-rli-715267/
Читайте нас: