+6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
5 октябрь 2020, 11:45

Республикада яңа балалар бакчалары арта

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 3228 урынга тәгаенләнгән 22 балалар бакчасы төзелде.

Быел тагын 24 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен тапшыру планлаштырылган. Анда 3890 бала йөри алачак. Уфа районының Чесноковка авылындагы балалар бакчалы мәктәп файдалануга тапшырылган да. Ул 640 укучыга һәм 160 мәктәпкәчә яшьтәге балага тәгаенләнгән.
Яңа елга Благовещен шәһәрендә дә шатлыклы вакыйга көтелә. Биредә 220 урынга исәпләнгән яңа заманча балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Учреждениенең гомум мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык булачак. Аны төзү үткән елның көзендә үк башланган иде.
Әле мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең әзерлек дәрәҗәсе 70 процент. Төзүчеләр электромонтаж һәм вентиляция эшләрен тәмамлый. Аннан соң эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү кала.
Урындагы хакимият карары буенча яңа бина Благовещенның 2нче балалар бакчасы филиалы булачак. Биредә 12 төркем булдырылачак, дүртесе ясле яшендәге балалар өчен.
Фото: Благовещен районы хакимияте

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Respublikada-ya-a-balalar-bakchalari-arta-482814/

Читайте нас