+1 °С
Ясно
Культура
27 Июля 2021, 07:10

Рөстәм Нәбиев турындагы фильм күрсәтеләчәк

27 июльдә, 20.00 сәгатьтә Агыйдел яр буе амфитеатрында «30 000 удар» документаль фильмының премьерасы була.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рөстәм Нәбиев турындагы фильм күрсәтеләчәкРөстәм Нәбиев турындагы фильм күрсәтеләчәк
Рөстәм Нәбиев турындагы фильм күрсәтеләчәк
Фильмның герое - 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Уфа егете Рөстәм Нәбиев. 2020 елның сентябрендә ул, бу юлны кулларында үтеп, Эльбрусның (5642 метр) биеклеген яулады. Бу - альпинизм тарихында беренче тапкыр.

Безнең фильм - мөмкин булмаганнарны башкарырга җөрьәт иткән спортчы тарихы. Үз-үзенә һәм бөтен шикләнгән кешегә ышанычның могҗизалар тудыруын раслаган кеше турында. Бу - үз көчсезлекләреңне, физик чикләүләрне һәм авыртуларны мәхәббәт хакына җиңү һәм яшәргә теләү турында сөйләшү.

Фильмны караганнан соң экспедиция командасы һәм «30 000 удар» фильмын төшерү төркеме: Рөстәм Нәбиев, Иоанн Чечнев, режиссер Дмитрий Олейник һәм продюсер Лариса Олейник белән очрашу булачак.

Фото: Twitter

Автор: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-07-26/r-st-m-n-biev-turyndagy-film-irt-g-k-rs-tel-ch-k-2432472

Автор:
Читайте нас