+1 °С
Ясно
Культура
31 Марта 2021, 06:20

Гөлназ Асаева бәби көтә?

Яшь җырчы Гөлназ Асаева узган ел Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) белән никах укыткан иде. Яшьләр туй итүне 2021 елга калдырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Соңгы арада Гөлназ үзгәргән, бәби көтә ахры, дигән имеш-мимешләр йөри башлады.
“Йөзегез үзгәреп киткән, әллә бәбәй көтәсезме?” - дигән сорауга ул: “Картаям, җәмәгать”, - дип җавап кайтарган.
Тамашачылар ноябрь аенда да шул ук тема белән кызыксынган иде.
"Сторисларны аз төшерә башладың. Йөзең дә нык үзгәрде, йөклегә охшагансың", - дип язган иде Гөлназга социаль челтәрдә язылучылары.
"Вил йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел", - дип җавап биргән иде ул вакытта Гөлназ.
shahrikazan.ru сайтыннан алынды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/G-lnaz-Asaeva-b-bi-k-t-740668/
Читайте нас