+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Культура
29 март 2021, 10:50

Әнвәр Нургалиевта - дәрәҗәле исем

Җырчы тагын бер мактаулы исемгә ия булды.

Кичә Казанда TMTV премияләрен тапшыру тантанасында җырчы Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Мактаулы исемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин тапшырды.

«Хөрмәтле тамашачыларым, шушы лаеклы бүләкләр өчен, 21 еллык хезмәтемне бәяләгәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен. Күпме кайгылар гына булсын, соңыннан шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә, җимешем Иринага багышлыйм», — диде Әнвәр Нургалиев.

Җырчы бу сүзләрне әйткәндә күзләре яшьле иде, дип яза "Интертат".

Күптән түгел Әнвәр Нургалиевка Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән иде.

Фото: likes.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/nv-r-Nurgalievta-d-r--le-isem-737175/
Читайте нас: