+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
22 март 2021, 10:00

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме

Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Нәүрүзне бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул исламга кадәр җиде гасыр элек барлыкка килгән. Кайбер илләрдә Нәүрүз дәүләт бәйрәме, 21 март ял көне итеп игълан ителгән.

Нәүрүз – табигать культына бәйле булган бәйрәм. Бәйрәмгә ике атна вакыт кала, савытларга бодай белән ясмык салганнар. Бәйрәмгә аларның уҗымы 5-7 см үсәргә тиеш. Яшел төс табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны символлаштырган. Бәйрәмгә таба тагын бер тапкыр бөртеклеләр үстереп, бәйрәм табынында ашаганнар. Нәүрүз алдыннан гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар. Кара эчле кешеләргә андый рухлар килми дип ышанганнар.
Бу көнне чиста киемнәр кигәннәр. Исламга кадәрге чорда Нәүрүз алдыннан бер атна вакыт әрвахларга багышланган. Бу атнада аларны искә төшергәннәр, аларның рухларыннан киләсе елга ярдәм сораганнар. Шулай ук чистарыну йолаларын башкарганнар. Нәүрүз алды чәршәмбесендә урамда учак ягып, аның аша җидешәр тапкыр сикерергә кирәк булган. Яки берәр тапкыр җиде учак аша. Узган елгы гөнаһлардан арыну өчен шулай ук Нәүрүз алды кичендә агымсу аша сикергәннәр.
Нәүрүз – күрәзә кылу вакыты да. Бигрәк тә кияүгә чыкмаган кызлар күрәзәлек итәргә тырышканнар. Шулай ук бәйрәм кичендә күршеләрнең сөйләшкәнен качып тыңлап, сөйләшүнең нинди булуына карап, киләсе елга фаразлар кылганнар.
Бәйрәм кичкә таба башлана. Гаилә яңа киемнәр киенеп, өстәл артына җыела. Өстәлгә яңа савыт-саба, җиде төрле ризык куела. Табын “хафт-син” дип атала. Ризыклардан алма, зәйтүн, үстерелгән бодай, аш серкәсе, сарымсак һәм башка орлыклар куела. Җиде ризык Кояшка бүләк булып санала. Кояш бүләкләрне алып, мул уңыш бирер, дип өметләнәләр.
Өстәлгә көзге куялар. Аның алдына гаилә әгъзалары санынча шәм яндырып утырталар. Шәмнәрне янып беткәнче сүндерергә ярамый. Зур бәйрәм ипие, су салган касә, касәдә яшел яфрак йөзәргә тиеш. Алсу сулы касә, җимешләр, чикләвекләр, балык, әтәч, әчегән сөт, сыр, буяулы йомыркалар. Борынгы заманнарда һәрбер ризык төренең үз мәгънәсе булган.
Бу көнне балалар, өй саен кереп, җырлап йөриләр. Аларга тәмле әйберләр бирәләр. Урамда такмакчылар, чичәннәр җырлый, кәмитчеләр кәмит күрсәтә. Кичкә кадәр бәйрәм дәвам итә, икенче көнне бәйрәм һәркемнең өендә бара.
Борынгы заманнарда Нәүрүз 13 көн бәйрәм ителгән. Тантаналар ахырында кешеләр кырга чыгып, Яңа ел каршылаганнар. Кырга чыккан һәркемгә ел буена бәхет һәм иминлек юлдаш булыр дип уйлаганнар.
Сания Шәрипова
Читайте нас: