+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
22 март 2021, 14:35

Карга боткасы

Үткән ял көннәрендә Әмир мәктәбендә татар халкының борынгы бик матур йоласы –"Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде.

– Иң башта йоланың тарихы белән укучыларны, килгән кунакларны таныштырдык. Укучылар белән алдан әзерлек эше алып барылды: җырлар өйрәнелде, уеннар искә төшерелде. Авыл халкыннан йомырка, май, ярма кебек азыклар җыелды. Учак ягып, ботка пешәргә куелды.

Ботка пешкәнче күңел ачтык: уеннар уйнадык, җырлар җырладык, укучылар үз һөнәрләрен күрсәтте. Сценарий буенча Каргалар килде, алар яз килүен хәбәр итте. Яз кызлары матур шигырьләр сөйләде.

Ботка пешеп чыккач, барысы да аның белән сыйланды. Калган ботка, йола буенча, каргаларга, җир-анага, суга, күккә калдырылды. Бәйрәм искиткеч матур үтте. Ул сыерчык ояларына игълан ителгән конкурска йомгак ясап тәмамланды, - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Ергизова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/B-zd-kt--Karga-botkasi-727950/
Читайте нас: