+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
17 март 2021, 10:25

"Соңгы вакытта еш елыйм..."

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевны нәрсә борчый?

- Күбрәк елмаерга тырышам. Үзем генә булганда елап та алам. Соңгы вакытта ешрак елыйм, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.

- Сәхнәдәге образыгызны барыбыз да беләбез, ә чынлыкта сез нинди? Нинди тормыш иптәше, әти?

- Сәхнәдәге образымнан бик аерылып тормыйм. Элегрәк тиз кызып китүчән булсам, хәзер алай түгел. Гаделсезлекне җенем сөйми. Кызымны иркәләп, яратып кына үстерәм. Авыр сүз әйткәнем юк. Улымны - егетләрчә, аңа катырак булырга тырышам. Хатыныма карата йомшак та булам, кайбер чакларда ачуланып та алам.

- Нәрсәгә дә булса үкенәсезме?

- Укыганда бөтен дәресләргә дә йөрисе булган икән. Чит телләрне өйрәнү, музыка теориясе фәннәрен уку – барысы да кирәк булган. Иң зур үкенечем – әти-әни янында ешрак буласы калган. Моңа нык үкенәм. Хәзер ничек теләсәм дә, кайтарып булмый...

Фото: sahne.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/So-gi-vakitta-esh-eliym-720017/
Читайте нас: