+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
17 март 2021, 14:25

Бузова белән Киркоров кавышканмы әллә?

Интернет челтәрендә шундый мәгълүмат чыкты.

Мондый мәгълүмат Ольга Бузова Филипп Киркоровта кунакта булганда чыкты. Анда булганда Бузова Русия эстрадасы "поп-короле"нә карата комплиментлар чәчте, дуслык өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул җырчының йортын бәяләде һәм Филиппка бергә яшәргә тәкъдим итте. Боларның барысын да "Инстаграм"дагы сәхифәсендә дә күрсәтте.

"Бары тик синең белән генә без кич шалтыратышып, күрешеп, гөмбә, тавык һәм тозлы кыяр белән пешкән бәрәңгене ашый алабыз", - дип, Бузова Филипп белән төшкән фотоларын урнаштырган.

Шулай ук, җырчы кыз Киркоров белән бергә яшәргә теләген белдергән. Ир-егет тә бу гамәлдән баш тартмаган һәм Бузованы дусларча яратканын белдергән.

Күп кешеләр ике җырчы арасында мәхәббәт туып килә дип әйтә. Бәлки бу пар алга таба кавышканын да белдерер.

Фото: Рен тв сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Buzova-bel-n-Kirkorov-kavishkanmi-ll-720274/
Читайте нас: