+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
11 март 2021, 14:50

Данирдан үрнәк алыгыз әле

Вәт кемнең әбисе бәхетле!

8 март әниләргә, әбиләргә, хатыннарга, кызларга бүләк ясый торган көн бит инде.

Гади гаиләдә аны әллә ни зурлап үткәрми торганнардыр да. Ә менә артистлар, җырчылар, сәясәтчеләр һәр күренекле датадан бәйрәм ясарга өйрәнгән. Бүләкләре дә үзенчәлекле шул аларның. Күптән түгел блогер Рөстәм Нәбиевның хатынына 8 мартка элиталы "Мерседес" бүләк итүе турында язган идек.

Менә Данир Сабиров та аптыратты әле. "8 Март көнне ике әнигә дә – үземнекенә һәм хатыным Миләүшәнең әнисенә дә сигезәр мең акча бүләк итәм. Соңгы биш елда гел шундый минем бүләгем", - дигән ул. Ә Миләүшәгә «әбизәтелне» чәчәкләр инде.

Я, дуслар, Данирның бу гамәленә кул куясызмы? Шәп бит!

Фото: idaziborar215.scolopax.org.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/Danirdan-rn-k-aligiz-le-711633/
Читайте нас: