+1 °С
Ясно
Культура
10 Марта 2021, 04:45

Җәвит Шакировның икенче никахтан туган кызы бар?

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров турында әнә шундый сүзләр таралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзешчән башкаручыларны зур сәхнәгә чыгару максаты белән оештырылган “Бикшәпмәйдан” концертын җырчы Җәвит Шакиров белән журналист Эльвира Шакирова алып барган.
Концертта катнашкан бер башкаручы артисттан: “Эльвира сезгә кем ул: икенче никахтан туган кызыгызмы, әллә сеңлегезме?” - дип сораган.
Эш шунда, Җәвит Шакиров белән Эльвира Шакированың икесенең дә фамилияләре бертөрле. Мөгаен, бу сорау шуңа бәйле булгандыр.
Җәвит Шакиров та югалып калмаган: “Кызым кебек яратам, сеңлем кебек хөрмәт итәм!” - дип җавап биргән.
Фото: Шәһри Казан
http://shahrikazan.com/

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/vit-Shakirovni-ikenche-nikahtan-tugan-kizi-bar-708754/

Читайте нас