+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
2 март 2021, 13:30

Зәйнәп суыткычны бушатырга куша

Матурлыгына шул сәбәпче булуына ишарә ясый түгелме?

Яраткан җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова, Инстаграм дусларын язның беренче көнендә тәбрикләп, матур һәм сәламәт булу серләре белән уртаклаша һәм үзе артыннан иярергә чакыра.

«Бу айда иммунитет күтәрәбез, Аллаһ бирса», – ди ул. Моның өчен туңдырып куйган барлык җиләк-җимешләрне ашарга киңәш итә. Аларны март аенда кулланып бетерергә кирәк икән. «Срочно туңдыргычтагы барлык булган көзге, җәйге муллыкны шушы айда ашап бетерергә тырышыгыз, дусларым, соңга калса, витамины бетә, бер файдасызга әйләнәчәк», – дип яза Зәйнәп.

Ул туңдырылган җиләк-җимешләрдән битлекләрнең бик файдалы булуын да әйтә. Әмма бик матур буласы килсә дә, кулланырга кызгана икән.

Битлеккә әрәм итмибез инде болай булгач, җәйге челләдә туңдырылган каен җиләген яңа гына оеткан катыкка бутап хушланабыз! Ә карлыганны нишләтәбез? Сездән киңәшләр көтәбез.

Фото: "ВКонтакте"

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/Z-yn-p-suitkichni-bushatirga-kusha-698968/

Читайте нас: