+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
2 март 2021, 13:15

"Беребез дә мәңгегә килмәгән..."

"Китәм" җырына шигырь язуымны Хәния Фәрхи сораган иде", - ди Разил Вәлиев.

Эльза Заяри «Яңа татар җыры-2021» бәйгесендә «Китәм» җыры белән чыгыш ясаган. Ул үзенең инстаграм сәхифәсендә, җыр авторы Разил Вәлиев исеменнән, әлеге көчле җырның иҗат ителү тарихын язган.

«Шагыйрь, җырның авторы Разил Вәлиев бу җырның язылу тарихы турында менә болай сөйли.

«Вафатына берничә ай кала Хәния Фәрхи «Китәм» дигән җыр өчен шигырь язуымны сорап миңа мөрәҗәгать иткән иде. Мин башта аптырап калдым, «Кая китәргә җыенасың, ашыкма әле», — дип, шаяртыбрак җавап та кайтардым аңа.

Ә ул: «Беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән, кайчан да булса китәргә туры киләчәк бит. Мин сәхнәдән китүне дә, дөньядан китүне дә уйлап әйтәм», — дигән иде.

Хәния исән чакта мин аның бер куплетын гына яза алдым да туктап калдым. Ул якты дөньядан киткәч кенә шигыремне язып тәмамладым. Талантлы яшь композиторыбыз Миләүшә Хәйруллина аңа күңелне тетрәтерлек гаҗәеп көй иҗат итте.

Һәм без бу җырыбызны инде бакыйлыкка күчкән мәшһүр җырчыларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Рафаэль Сәхәбиев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышларга булдык», — дип яза җырчы. Бу хакта "Интертат" язган.

Инстаграмда аңа бик җылы комментарийлар калдырганнар.

Фото: azatliq.org
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/Berebez-d-m-geg-kilm-g-n-698754/
Читайте нас: