+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
1 март 2021, 13:45

"Үстеләр дә киттеләр..."

Күптән түгел генә дүртенче тапкыр әни булган халык артисты Гүзәл Уразова хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Безгә бүген ике атна булды, ә мин һаман ышанмыйм дүртенче тапкыр әни булуыма. Яныннан китеп булмый, гел аның сулышын тыңлап, елмаеп, сөйләшеп, кулда гына йөртәсе килә, шул кадәр тәмле, шул кадәр кадерле минутлар.
Олы балалар үстеләр дә киттеләр, барысы истә калмый икән. Ә бу юлы бүтән төрле, төпчек булгангамы, яратып бетеп булмый… Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт шушы бәхетем өчен. Балаларыбыз исән-сау, бәхетле булсыннар»,- дип язган җырчы.

Фото: инстаграм
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/stel-r-d-kittel-r-697020/
Читайте нас: