+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
24 февраль 2021, 16:15

"Миңа башкача сораулар бирмәгез..."

Анастасия Заворотнюкның кызы аның авыруы турында социаль челтәрләрдә язма бастырган.

Актриса Анастасия Заворотнюкның кызы беренче тапкыр әнисенең авыруы белән бәйле хәл турында җентекләп сөйләгән. Үзенең язмасы белән ул "instagram"да уртаклашкан.

25 яшьлек Анна Заворотнюк бу хакта язарга кирәкме дип бик озак уйлавын белдергән. Актрисаның кызы соңгы ике ел аның тормышында иң авыры булуын билгеләгән. Кыз журналистларны каты тәнкыйтьли, чөнки алар Анастасиянең авыруы белән пиар эшләмәкче булган.

"Мин әнине нык яратам һәм хөрмәт итәм, шуңа күрә тапшыруларга барып, бу хакта сөйли алмыйм. Бу теманы беркайчан да күтәрмәячәкмен", - дип язган ул.

Ул башкача сораулар бирмәүне сораган һәм булдыра алганның барысын да әйтүен язган.

"Бу - минем кайгы. Мин бу авырту белән яшим. Психолог белән шөгыльләнәм һәм язмышның бу бәрелешен җиңеп чыгарга тырышам. Кемдер минем позицияне сәер дип санаса да, миңа барыбер. Әни, мин сине яратам, - диелә кызның постында.

Фото: instagram.com/anna_zavorotnyuk
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Mi-a-bashkacha-soraular-birm-gez-690858/
Читайте нас: