“Алтын битлек” фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасында Зур театр сәхнәсенә “Зөләйха күзләрен ача” спектакленең режиссеры Айрат Абушахманов, спектакльнең рәссамы Альберт Нестеров, Зөләйха ролен башкаручы Римма Каһарманова, яктылык буенча рәссам Илшат Сәяхов һәм театр директоры Иршат Фәйзуллин чыктылар.
Исегезгә төшерәбез, Башдрамтеатр спектакле берьюлы 6 номинациядә тәкъдим ителгән иде: “Иң яхшы зур форматтагы спектакль”, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Рәссамның иң яхшы эше”, “Костюмнар буенча иң яхшы рәссам эше”, “Иң яхшы уяктылык куючы рәссам эше”.