+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
17 апрель 2019, 16:27

Марат Шәйбәков... Хәмдүнә Тимергалиеваның кияве булып чыкты

Яшь чагында сәхнәгә чыгарга да ул ярдәм иткәндер әле...

“Әйе, Марат Хәмдүнә апаның кияве була инде. Хәзер аңлатып карыйм: минем әбием белән Хәмдүнә апаның әнисе - бертуганнар. Без яхшы мөнәсәбәтләрдә”, - дип сөйләгән Маратның хатыны Ләйсән Интертат.ру хәбәрчесенә.

“Хәмдүнә Тимергалиева - татар эстрадасында бренд, легенда, Марат исә әле танылып кына килә. Хәмдүнә апага ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә уйламыймы?” – дип сорагач, Ләйсән: “Юк, Марат үз тырышлыгы белән сәхнәгә үрмәли. Хәмдүнә апа белән дә алай еш аралашабыз, димәс идем. Очрашканда, әлбәттә, сөйләшеп утыра алабыз”, - дигән.

Хәмдүнә апаның Маратка ярдәме тимәсә дә, йогынтысы булмый калмагандыр, ул да - Хәмдүнә апа кебек туры сүзле, хисле һәм халыкчан башкаучы. Аларның гармунга уртак мәхәббәте дә бар. Ни дисәң дә, якын инде алар - Борай белән Аскын арасы кебек кенә аралары...
Читайте нас: