«Бу – Уфада Тукайга куелган беренче һәйкәл. Аны шушы көннәрдә урнаштырдылар инде. Һәйкәлне ачу тантанасы 18 апрельгә билгеләнгән. Һәйкәлнең нигезе генә 7 метр биеклектә. Ә гомум биеклеге, постаментны да исәпкә алып, 8 метр тирәсе. Постамент – граниттан, һәйкәл үзе бронзадан коелган. Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаны Башкортстан Хөкүмәте бүлде. Эшкә яхшы подрядчылар җәлеп ителде, без моның өчен бик рәхмәтле».