+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
16 апрель 2019, 12:05

Салават батырга багышладым

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган әдәби конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс Мостай Кәрим исемендәге фонд һәм Башкортстан Язучылар союзы белән берлектә «Аманат» республика балалар-үсмерләр журналы тарафыннан оештырылды. Ул мәктәп яшендәге балалар арасында ике номинациядә үткәрелде: проза («иҗади мирас») һәм шигырь («Башкортстан бездән башлана»). 2018 ел дәвамында журналда бөтен республикадан иң яхшы шигырьләр һәм укучылар әсәрләре басылып чыкты.
Конкурста җиңүчеләрне шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова бүләкләде. «Бүген монда яшь язучылар, шагыйрьләр, булачак журналистлар җыелды. Әтием исән булса, ул сезнең уңышларыгызга чын күңеленнән сөенер иде. Бу бәйрәм сезнең хәтерегездә саклансын, әтием әйткәндәй, "кояшлы як" та яшәгез", - диде Әлфия Мостафа кызы.
Тантаналы чарада «Аманат» журналы редакторы Сәлмән Ярмуллин, БР Язучылар союзы председателе Зәки Алибаев, халык шагыйрьләре һәм язучылар Ногъман Мусин, Кадим Аралбаев, Гөлнур Якупова, Марсель Сәлимов, Салават Әбүзәр катнашты. Алар балаларга үз китапларын бүләк иттеләр, Мостай Кәрим турында истәлекләре белән уртаклаштылар, шулай ук үзләренең тормыш һәм иҗат юлына язучының ничек йогынты ясавы, аның зирәклеге һәм таланты турында сөйләделәр.
Мин “Аманат” журналы белән кече яшьтән үк бик дусмын, ул оештырган “Башкортстан бездән башлана” дигән шигъри бәйгедә актив катнашып барам. 2014 елда конкурс җиңүчесе буларак, журнал миңа “Яшь хәбәрче” исеме бирде. Ул вакытта мин 6 класста укый идем.
2018 елда үткәрелгән бәйгедә дә җиңүче булып, "Аманат"ның һәм Мостай Кәрим исемендәге фондның, Башкортстан язучылар союзының Мактау грамоталарына лаек булдым. Мин бу юлы Салават батырга багышлап язган шигыремне тәкъдим иткән идем.
Салават батыр
Борын-борын заманда
Дөньяга килә
Бер батыр малай.
Әнисе—Әминә,
Әтисе—Юлай.
“Матур, кыю, көчле бул”, –
Ди әни кеше.
“Тугры, батыр бул”, –
Ди сабыйның әтисе.
Баланы сөеп,
Батыр булсын, дип,
Аңа Салават
Исемен атыйлар.
Ай үсәсен
Көн үсә,
Уктан да мәргән ата,
Атта да җитез җилә.
Ундүрт яшендә
Сунарда үзен
Кыю күрсәтә:
Аю тиресен
Ябынып кайта.
Әти кеше күрә
Улының ир җиткәнен.
Сынатмый улым, ди,
Аны яуга чакыра!
Салават та күреп үсә
Халкының изелеп,
Тир, кан түгеп яшәгәнен,
Ул риза түгел
Моның белән.
Баш күтәрергә чакыра
Салават үз халкын,
Рус Пугачев белән
Бергә кушылып.
Ләкин мәкерле,
Явыз бәндәләр
Салаватның үзен
Харап итәләр.
Ябалар батырны
Караңгы зинданга.
Аяк-кулларын
Богаулап куялар.
Аның йөрәге
Халкым дип яна.
Өзелеп сагынып,
Җырлар ул яза
Туган халкына,
Башкорт халкын,
Илен данлап.
Үлмәс Салават
Күтәрелде атында
Бөркеттәй һавага,
Урал тавына.
Җырын-моңын
Җиткерергә халкына.
Ишетәм мин
Агыйдел агышында:
Салаватым моң-зары
Чакыра аң булырга.
Надежда ЦАРАБАЕВА, “Аманат”ның яшь хәбәрчесе, Иске Богады мәктәбе укучысы.
Читайте нас: