+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
16 апрель 2019, 16:42

Радик Юлъякшин Әнвәр Нургалиевтан нигә көнләшә?

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин шәхси тормышы турында бик ачылып китеп сөйли торган кеше түгел.

Шулай да “Дуслык күпере” II Бөтенрусия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә берничә җөмлә әйткән.

- Ай-яй-яй. Кызлар минем графикка түзми бит. Ә сез сөйгән ярыгыз белән ярты елга бер күрешә алыр идегезме? Аларның психикасы чыдамый. Мин аларны аңлыйм. Кыз кешегә игътибар кирәк. Телефон аша гына, видео аша гына сөйләшеп яратып булмый ул. Кочаклап яратырга кирәк. Әнә Әнвәр Нургалиев “Кочаклама яратмыйча” дип җырлый бит. Ә мин “Елама яратмыйча, син еракта булганга” дип җырлар идем. Җырны шулайрак язар идем. Әнвәрнең хатыны бар, балалары бар. Аңа рәхәт, - дигән "Интертат"ка Радик Юльякшин.
Читайте нас: