+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
16 апрель 2019, 16:38

Фирдүс Тямаев: "Иң җиңеле - кеше турында гайбәт сату..."

Күптән түгел "Шәһри Казан"да Фирдүс Тямаев белән интервью басылды. Журналистның "Бер зыялы кеше белән интервью ясаган идем, ул: “Менә бездә Фирдүс Тямаев белән Филүс Каһиров рәттән концерт куйды.

Филүскә 30 билет сатылган, Тямаевка бер урын да калмаган. Бу сәнгатьнең дәрәҗәсе төшүе хакында сөйли”, - диде. Моның хакта нәрсә әйтерсез?", - дип соравына ул болай җавап биргән:

"Сез бүген минем концертымны карагыз да, минем сәнгать югары түгел дип әйтә алырсыз микән? Нинди көчле, әһәмиятле шигырьләр. Филүснең консерваториядә укуы югарылык дигәнне аңлатмый. Сүз дә юк, Филүс – ул профессионал. Әмма техник яктан безнең концертка бәя бирсәң, ул урыс

йолдызларыныкыннан калышмый.

Бер җырчыны икенчесеннән аерырга, чагыштырырга кирәк түгел. Филүс югарырак дәрәҗәдә икән, ә син – түбәнрәк, дип әйтү дөрес түгел. Әгәр дә синең классика тыңлыйсың килә икән, бар Филүскә, сиңа берәү дә комаучаламый. Әгәр дә син шул рәвешле күңелеңә гармония аласың икән, рәхим ит.

Әгәр дә синең дискотекада биисең килә икән, бар Юлъякшинга! Рәхәтләнеп бие, эмоцияңне чыгар! Әгәр дә көлеп, шоу карыйсың килә икән, бар Данир Сабировка. Әгәр дә синең энергия аласың, яшисең килә икән – бар Тямаевка! Әгәр дә синең элекке вакытларыңны хәтергә төшерәсең килә икән, бар Салават абыйга. Рок тыңлыйсың киләме, рэпмы – монда сайлау иркенлеге. Бер җырчының да иҗаты икенчесенекеннән ким түгел, ә жанрлар гына башка. Монда ул зыялы кеше түгел, хәтта власть та сәнгатькә дәрәҗә бирә алмый. Менә, Тямаевка Уфа дүрт көн йөри, димәк халык түбән дәрәҗәдәге концерт карарга килгән?

Артист чагыштырып, чүп эзләргә кирәкми. Беребез дә фәрештә түгел. Монда халык зәвыгы хәл итә. Иң җиңеле – кеше турында гәйбат сату. Менә син тере тавышлы, 3,5 сәгатьлек концертта сикерә-сикерә җырлап кара әле?! Аннан сөйләшербез".




Фото: "Шәһри Казан" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: