+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
15 апрель 2019, 19:15

Радик Юлъякшинны ташлаганнар...

Аның концерт директоры Андрей Бажура җырчы белән хушлашырга һәм үзенең музыкаль лейблын булдырырга карар кылган.

Казанда зур уңыш белән узган «Дуслык күпере» музыкаль фестивале тәмамланганнан соң шул хакта билгеле булды, дип яза "Татар тудей".
Шул ук көнне концерт директоры белән бергә лейблның инвесторы һәм музыкантның бер проекты продюсерының да Элвин Грейдан китүе ачыкланды. Нәтиҗәдә, Радик Юлъякшин бер үк көндә концерт директоры белән дә хушлашты, инвестор ярдәменнән дә мәхрүм калды.
Андрей Бажура Радик Юлъякшиннан китүе турындагы мәгълүматны раслады һәм үзенең халыкара музыкаль лейблын булдыруы турында белдерде. «Дуслар, без сезнең өчен феноменаль әйбер әзерлибез! Без моны эшли алабыз һәм тамашачыларны гаҗәпләндерү хәлебездән килә», — дип хәбәр итте җырчының элекке директоры һәм шушы көннәрдә яңа популяр артист белән килешүгә кул куелуын искәртте.

Читайте нас: