+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
8 апрель 2019, 18:09

Туган авылым—Кызылъярым

Туган авылым—Кызылъярым минем, Синдәй гүзәл төбәк сирәк лә. Тугачтын да әнкәм сөте белән Кереп урнашкансың йөрәккә.

Челтер-челтер ага чишмәләрең,
Суларыңа җаным сусады.
Сагышларым ташып, кайтам сиңа
Очратырга якын дусларны.


Инеш буйкайларын урап чыгам
Чирәмнәрдә чыклар ятканда.
Күңелемнән балачакка кайтам
Сары бәбкәләрне сакларга.


Инеш буйкайлары тал-зирекле,
Талларында былбыл оясы.
Былбылларың өзелеп сайраганда,
Мин сагынган дипләр уйларсың.


Кызылъярым—туып үскән оям,
Май айларың ап-ак чәчәкле.
Яшьлек истәлеге булып һәрчак
Назлап иркәлиләр йөрәкне.
***
Агачлар яфрак койгандай,
Коелалар елларым.
Шул елларның сукмакларын
Уем белән урадым.


Бар анда якты язларым,
Җиләк пешкән җәйләрем.
Телләремдә һаман тоям
Җиләгенең тәмнәрен.


Анда бар елак көзләр дә,
Шыксыз яңгыры белән,
Күзгә төртсәң күренмәслек
Айсыз төннәре белән.


Бар анда зәмһәрир кышлар,
Буранда ятып калган.
Юлларыма гына түгел,
Күңелгә көртләр салган.


Һәркайсын да якын итәм,
Бары да—үземнеке.
Тик кабатлау мөмкин түгел,
Булмагач гомер ике.
Тәнзилә НАЗАРОВА-ИСӘНБИРДИНА.
Читайте нас: