Туып үскән авылым — Кәпәем,
Синдә узды бала чакларым.
Киң кырларың, болын –урманнар
Бары синдә, туган яккаем!
Кушымта:
Тирә-ягың таулар-урманнар,
Иркәләнеп ага Кыдашың.
Ә Суырчың белән күпме гасыр
Горурланып кына торасың.
Кешеләрең сусап-сарсып килеп,
Ачылы суын учлап эчәләр.
Җаннарына шәфкать-мәрхәмәтләр
Көмеш суларыннан күчәдер.
Кушымта.
Күпме бөекләрне чыгардың син,
Авылкаем, канат астыңнан.
Кайда йөрмим, Кәпәй, синең белән
Мактанырга хакым бар сыман.
Мәңге яшә, туган авылым минем,
Алда көтсен матур тормышлар.
Инде тагын ниләр әйтием?
Мин яратам сине, Кәпәем!