+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
8 апрель 2019, 18:00

Китап—хәзинә тулы сандык

Үзе бакыйлыкка күчкәннән соң, кешедән ни кала? Комсызланып байлык, акча туплаганнан якын кешеләрен дошманлаштырып, сугыштырып бетерү өчен миллиардлап акча, зур-зур коттеджлар кала.

Галимнәрдән дан, шөһрәт, ә тормышка икенче күзлектән караганнардан күңел гәүһәрләре, якыннарына истәлек булып китаплары кала.
Безнең районда китап сөйгән, шигърият яраткан кешеләр әз түгел. Шундый һәвәскәрләргә ачылуда, аралашуда районның үзәк китапханә хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтә. Күптән түгел үзәк китапханәдә районның Каразирек авылында туып-үскән Тәнзилә Назарова-Исәнбирдинаның ике китабының, минем соңгы—дүртенче китабымның исем туе үтте. Туйлар шаулап-гөрләп үткән кебек, безнең китапларның исем туе да югары дәрәҗәдә, бик күңелле үтте.
Әткәйнең вафатыннан соң аның без— балаларына язып калдырган васыятьнамәсен һәм көндәлеген алып укыгач, зур дулкынлану кичердем. Һәм миндә дә балаларыма, оныкларыма, туганнарыма, күпсанлы укучыларыма, авылдашларга истәлек калдыру нияте белән китап бастыру теләге туды. Дүрт китабымда да аларның һәркайсына урын бирелгән.
Китап ул—бала кебек, аны дөньяга тудыру да бик җиңел эш түгел. Материал туплау күп вакытны ала, искә төшерергә, уйларга, күреп сөйләшергә, илһам килгәндә шигырьләр язарга, хыял диңгезендә йөзеп, нәсерләр тудырырга да кирәк була. 2010 һәм 2018 еллар аралыгында дүрт китабым дөнья күрде. Аларны, күңел халәтемнән чыгып, «Күңелем җәүһәрләре», «Тормышым—шаулы елга», «Авылымның ак юллары», «Балачакка күпер салам» дип исемләдем.
Китапларымны дөньяга чыгаруда «Бүздәк яңалыклары» редакция-нәшрият комплексы хезмәткәрләре зур тырышлык салды. Матди ягын исәпләмәдем, китапларымны кулыма алып бик сөендем, редакция хезмәткәрләренә бик рәхмәтле булдым. «Балачакка күпер салам» китабымда үземнең генә балачак түгел, сугыш арты яшьтәшләрем тормышы да чагылыш таба. Авылдашларым хакында язмалар, шигъри шәлкемнәр, нәсерләр дә урын алган.
Китапка презентация сценариен үз эшенең остасы, китапханәче Фиюза Риф кызы Буранголова эшләгән. Китапханәчеләр Ләйсән Шәйбәкова белән Ралия Гыйльманова кунакларны безнең биография һәм китаплар эчтәлеге белән таныштырдылар, шигырьләребезне сәнгатьле итеп укыдылар. Оператор Гөлнур Акчурина мультимедиадан безнең тормыш юлын күрсәтә барды. Бу күңелле чарага районның каләм тибрәтүче үзешчән шагыйрьләре, шигырь сөйгән райондашлар килгән иде. Тәнзилә Фәткылгыйлем кызының оныгы, дус-ахирәте Айсылу, апасы Мөфәззәнә һәм җизнәсе килгәннәр. Мөфәззәнә ханым иренмәгән, кул эшләреннән күргәзмә оештырган. Рита Дистанова белән Эльза Бәдретдинова чара гаеплеләренә багышлап моңлы җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында да дәвам итте. Шигъри җанлы Рәйсә Якупова, Фәнирә Мансапова, Нур Ахунов, Рәшит Сәлимов, Фәзит Газизов, Әлифә Галимова, Сания Шәрипова, Суфия Гыйлаҗева, Лена Хаҗиева үзләренең күңел түреннән чыккан, фәһем алырлык бик матур шигырьләрен укып ишеттерделәр. Тәнзилә Назарова якташларын сагынып кайткан, аларга рәхмәт йөзеннән язылган берничә шигырен укыды һәм ике китабы чыгу тарихын бәян итте. Күңелләрне җилкендерерлек бәйрәм оештырырга ярдәм иткән үзәк китапханә мөдире Зөлфия Мидхәт кызы Вәлиуллинага, Ләйлә Хәмәтшинага, шундый матур эчтәлекле презентация әзерләгән, безгә чагу кызыл роза гөлләмәләре бүләк иткән Фиюза Риф кызына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Үзәк китапханәдә бик күп күңелле, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Китапханәнең барлык хезмәткәрләренә ныклы саулык, иҗади биеклекләр, бәрәкәтле гомер, китап сөючеләрнең күп булуын теләп калам.
Асия САКАЕВА, Шланлыкул авылы.
Читайте нас: