+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
5 апрель 2019, 13:14

Тямайга шок булган!

Әбиләр Фирдүс Тямаевны күтәреп алып китмәкче булган.

Җырчы Фирдүс Тямаев янына сәхнәгә ике әби менгән. Берсе Фирдүсне кочаклап алган, икенчесе теләкләр теләгән.
"Җырлата да, елата да, биетә дә беләсең. Бүген биш яшькә яшәреп кайтып китәм", - дигән әби.
Шул арада икенче әби Фирдүсне күтәреп тә ала. Җырчы үзен әби күтәрер дип һич уйламаган, шаккатып да калган.
Инстаграмчылар да Фирдүс белән бергә әбиләргә шаккаталар.



"Әбиләр көрәш белән шөгыльләнә ахры", "Фирдүс, син җиңелдер, ул кадәр көн саен сикерүеңә, биюеңә. Әби бик җинел итеп күтәрде бит", "Әбиләр күтәреп алып китә бит үзегезне", "Чыннан да, Тямайга шок булды. Әби супер. Әбиләрне шулай яшәрткәч, молодец Фирдүс", "Әбиләр спорт залдан туры концертка килгән", "Менә бит әбиләр үзеңне күтәреп йөри, нинди хөрмәт үзеңә", - дип комментарий калдырганнар.
Фото: Фирдүс Тямаевның инстаграм битеннән
Читайте нас: