+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
5 апрель 2019, 13:20

“Апрель” сезне көтә!

Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Уфада “Апрель” II республика балалар вокаль сәнгате конкурсы узачак.

7 апрельдә “Торатау” Конгресс-холлында бөтен республикадан яшь талантларны җыйган фестивальнең гала-концерты узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Бу конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Ул балаларның иҗади активлыгын һәрьяклап үстерүгә һәм вокал осталыгының гомум дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә. Анда, гадәттәгечә, 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге солистлар һәм дуэтлар катнашачак. Шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар да үзләренең башкару осталыгын күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте.

Бер ай дәвамында оештыру комитеты гаризалар кабул итте. Чыгышлар белән видеоматериалларны Хәйбулла, Стәрлетамак, Бөрҗән, Илеш, Туймазы, Чишмә, Уфа, Зианчура, Иглин, Әлшәй, Әбҗәлил, Балтач, Бишбүләк, Бәләбәй, Куергазы, Нуриман, Кырмыскалы, Учалы, Калтасы, Ярмәкәй, Белорет, Гафури, Бүздәк районнары, Уфа, Бөре, Благовещен, Салават, Ишембай, Стәрлетамак, Бәләбәй, Дәүләкән шәһәрләреннән вокалистлар җибәрде.

Икенче турда жюри сайлап алган 76 катнашучы чыгыш ясаячак. Ул 6 апрельдә Республика халык иҗаты үзәгенең мәдәният йортында узачак.

Чара кысаларында халык сәнгать һөнәрләре буенча анимацион программа һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас: