+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
3 апрель 2019, 13:19

Ришат Төхвәтуллиннан—10 мең сум!

Ришат Төхвәтуллин да Инстаграмын җанландырырга булган. Ул сәләтле, креатив, җырга осталыгы булган кешеләр эзли.

2 апрельдән 15енә кадәр ул «Сагынам» җырына челлендж уздыра.

Иң яхшы биш видеоны ул үзенең Инстаграм аккаунтында урнаштырачак. Иң кызыгы - җиңүчегә 10 000 сум биреләчәк.

«Кадерле дуслар! Сезнең арагызда сәләтле, креатив кешеләр күп булуына шигем юк! 2 апрельдән 15енә кадәр «Сагынам» җырына челлендж үткәреп алыйк әле! Иң яхшы биш видеоны үземнең сәхифәмә эләчәкмен, ә җиңүче 10 мең сум акчалата бүләккә лаек булачак. Видеоны #ртчеллендж һәм #ртсагынам хештеглары белән тамгалагыз. Иҗади уңышлар! Сезнең видеоларыгызны көтеп калам!», дип яза ул.

Катнашыгыз, дуслар, бәлки, нәкъ менә сез үзегезне Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында күрә алырсыз, дип хәбәр итә «Сәхнә» журналы.
Читайте нас: