+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
3 апрель 2019, 12:58

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей бергә җырлый башлаганнар

Мәскәү Кремле сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концерт булды. Тамаша вакытында Гүзәл Уразова Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей белән бергәләп "Красивая, хороший" җырын башкарган.

"Концертта Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей катнашуы көтелмәгән хәл булды. Тамашачыларның күбесе яратып өлгергән "Красивая, хороший" җыры кабат аларның икесе башкаруында яңгырады", дип хәбәр итә "Татар-информ", Татарстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге чыганакларына таянып.

Моңа кадәр Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан иде.

Тамашада Гүзәл Уразова җырчы Согдиана, Динә Гарипова, Айдар Галимов белән дуэтлар башкарган. Аның өлкән кызы Эллари инглиз телендә җырлаган. Мәскәү җанатарлары тамашаны бик җылы кабул иткән.

Концертны "Беренче канал" алып баручысы Максим Шәрәфетдинов белән Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барганнар.

Гүзәл Уразова белән Айдар Галимов башкаруында "Җырлыйм туган якта" хитын тамашачы аеруча җылы кабул иткән. Тамашада Илсөя Бәдретдинова, Муса Маликов, Алла Духованың "Тодес" балеты, "Казан" бию ансамбле дә катнашкан.
Читайте нас: