"Концерт ул пәрдә ябылгач кына бетә. Соңгы ике җыр кала тамашачы ни өчендер ашыга башлый. Үземнең дә концертларга йөргәнем бар. Махсус ахырына кадәр утырып, сынап карадым – гардеробта шулкадәр зур чират торасы, озак көтәсе бар микәнни соң, дим. Иң соңгы булып залдан чыктым, киемемне алу өчен ике минут чират көттем дә, кайтып та киттем. Бу халык кая ашыга икән соң шулай булгач, дип аптырадым. Шуңа күрә, без икенче төрле булыйк әле. Пәрдә ябылгач кына кузгалырсыз ишеккә таба", – дигән ул.