+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
3 апрель 2019, 13:03

Элвин Грей кулын имгәткән

Элвин Грейның гастрольләре Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә башланган. Концерт вакытында тамашачылар җырчының сул кулы гипста булуына игътибар иткән.

"Бернинди дә зыян юк, кул буыннары тартылган гына. Бу гипс түгел, бәйләнгән бинт кына. Бүген җырчы сәхнәгә аннан башка чыгар дип уйлыйм", - дип хәбәр итә артистның администраторы Семен Прошко.

Элвин Грей үзе исә Инстаграмдагы шәхси битендә: "Сындым, ләкин сыгылмадым", - дип язган.

Аның фанатлары һәм дуслары, мәзәк итеп, "Микрофонны уң кулда тотарга кирәк, дип күпме әйттем", "Микрофон күтәргән идем, кул чыкты", "Караваттан егылдыңмы?" дигән комментарийлар калдырган. Ләкин күбесе әлеге кул белән очракны 1нче апрель шаяртуы, дип язган.
Читайте нас: