+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
2 апрель 2019, 13:01

Илһам Шакиров Мөслим Магомаевтан киммени?!

Ришат Төхвәтуллин мәшһүр җырчыларга багышланган музейлар авыл мәдәният йорты дәрәҗәсендә генә булмасын иде, дип борчыла.

Милли җыр сәнгатенең асылын тәшкил итүче җырчылар Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичевка да лаеклы музей булдырылсын иде, ди җырчы.

Ул берәр концерт залы бинасында Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган музей булдырырга кирәк, дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләгән.

"Әгәр берәр концерт залында Илһам Шакиров музее булдырылса, ул бер бүлмә генә булырга тиеш, дигән сүз түгел. Экспозициянең бер өлешен фойега, бер өлешен рекреацияләргә урнаштырырга булыр иде. Мәсәлән, кафе, буфетларда аның җырлары яңгырап торырга мөмкин", - дигән ул.

Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакиров белән бәйле һәр нәрсәне кешеләр күрерлек, ишетерлек, истә калдырырлык итеп эшләргә кирәк, дигән фикердә.

"Шулай ук яшь буынга да кызыклы булсын! Концерт залы аның исеме белән аталган икән, бу залда бар нәрсә дә Илһам абыйны хәтерләтеп торырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки ул - бар гомерен сәхнәгә багышлаган, иҗат дип, милләт дип, яшәгән бөек артист", - дигән җырчы.

"Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл" концерт залы бинасында урнашкан Мөслим Магомаев музеен мин беренче тапкыр күрдем. Музей бик лаеклы, экспозициясе яхшы, җырчының бик күп шәхси әйберләре һәм хәтта концерт костюмнары да куелган. Мин чыгыш ясаган зал үзе дә Мөслим Магомаев исемен йөртә", - диде ул.

"Моңа кадәр авыл, район мәдәният йортларында данлыклы якташларга багышланган музейлар күргән бар иде. Тик алар бик гади, урындагы мәдәният хезмәткәрләре көче белән генә эшләнгән", - дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин.
Читайте нас: