- Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торуга бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбияләү эшендә сез дә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы?
— “Әти, шулай-шулай, ни эшлик?” – дип киңәшләшәләр, вакытымны аларга бүләм. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: “Хыт улыңны үзең тәрбиялә”, — диде. Ә хатыным минем – акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, ул бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый.
Әйе, усал әти. Кайчак бу хакта Ләйсән дә кисәтеп куя. Сүз белән усал: минем әйтүем каештан да үтемлерәк. Балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең “онлайн” икәнен күрәм. Шундук шалтыратам, ачуланам. Ул инде: “Әле генә кердем, бар да әйбәт”, — дип, мине тынычландыра башлый. Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга тиеш, саф һава суласын, ә түгел анда: базда утырган кебек, ап-пакь тәнле булырга, - дип җаваплаган Салават.