+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
29 март 2019, 18:39

Ярага тоз салмагыз, зинһар!..

Алсу һәм Азат Фазлыевларга тәнкыйть сүзләре яудырганнар.

Җырчылар гаиләсендә соңгы вакытта кайгылы вакыйгалар да, шатлыклысы да булды. Кеше шатлыгын күтәрә алмаучы кайберәүләр социаль челтәрләр аша Фазлыевларга тәнкыйть сүзләре яудыра башлаган. Бигрәк тә өр-яңа машиналы булып куюлары кайберәүләрнең саруын кайнаткан. Имеш тә, әниләрен югалтуга күп тә үтмәстән, җырлап-биеп, концерт куеп йөриләр, машинаны да әниләрен дәваларга дип халыктан җыйган акчага алганнар...

Азат үзе Инстаграм аккаунтында йөрәккә тиярлек сүзләр язучыларга болай дип җавап биргән: "Акланып утырасым килми, әмма ул машинаның безгә ничек килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мохтаҗ балаларга таратып бирдек. Бу хакта лентада аерым пост бар. Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да тулмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөри. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә, чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинһар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин!"
Читайте нас: