+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
29 март 2019, 11:47

Кышны озаттык

Мартның соңгы көннәренең берсендә Уран Мәдәният йорты һәм Каран урта мәктәбе бергәләп Кышны озату бәйрәме үткәрделәр.

Матур итеп бизәлгән Мәдәният йортыннан яңгыраган күңелле музыка һәркемне бәйрәмгә чакырып торды. Кышны озатып (Гүзәл Сәмигуллина), язны—Нәүрүзбикәне каршылау (Диана Шәйхлисламова) күңелле тамашага әйләнде. Бәйрәм ямен җибәрмәкче булган Убырлы карчыкның да (Зөлфия Шәяхмәтова) яман ниятләре барып чыкмады. Нәтиҗәдә ул да матур тамашага ихлас кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты.
Эльвина Хәбибрахманова белән Айсылу Биктимерова башкаруындагы бию, Диана Шәйхлисламова, Динара Рамазанова, Роза Шәрипованың моңлы җырлары бәйрәмдә тамашачыларга матур бүләк булды.
Бу бәйрәмнең күмәклегенә, күңеллелегенә карап, аны кышкы сабантуй дияргә дә була. Уеннарның, бәйгеләрнең ниндиләре генә оештырылмады бу көнне! Балалар йомырка салынган кашыкны авызларына кабып та, капчык киеп тә узыштылар, аркан да тартыштылар, ярышып сок һәм кефир да эчтеләр. Җиңүчеләргә бүләккә тәмле шоколадлар бирелде.
Бәйрәмнең иң күңелле мәле җитте—Карачкы яндырылып, һәркем язгы кояш символы булган тәбикмәк, коймак, өчпочмак белән тәмләп чәй эчте. Бу тәмлекәчләрне Каран мәктәбе хезмәткәрләре Резеда Яруллина, Гөлфирә Вәлиуллина, Резеда Гафурова һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре пешергән.
Бәйрәмне матур итеп үткәрешкәннәре өчен, мәктәп директоры Айрат Флүр улы Мансуровка, укытучыларга, укучыларга, авыл халкына, аеруча Зилә Магадиевага, Ольга Пашинага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Роза ШӘРИПОВА, Зөлфия ШӘЯХМӘТОВА, Уран Мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Читайте нас: