+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
29 март 2019, 11:59

Чәчәкле язны каршылап

Язны каршы алу бәйрәме—төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә гадәти күренеш. Бәйрәм итү чорында бәхәсләр һәм ызгышлар тынып тора, һәр җирдә күңел ачу, уен-көлке хакимлек итә.

Ел саен Кәпәй-Кыбау халкы да күмәк бәйрәм оештырып, кышны озата һәм язны каршы ала. Быел да бәйрәм узасы көн матур булды. Иртән-иртүк яз кояшы җир өстен җылы нурлары белән иркәләде. Быел, һичкайчан булмаганча, бәйрәмгә балалары белән килүчеләр бик күп иде. Нәкъ менә нәни тамашачылар уеннарда актив катнаштылар. Тизлеккә һәм җитезлеккә көч сынаштылар алар. Җиңүчеләргә призлар таратылды. Әти-әниләр дә читтә калмады. Төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: себеркегә атланып йөгерү, аркан тартышу, әйлән-бәйлән, чанада эстафета, бер чаңгыда биатлон, «игезәкләр бәйгесе» һәм башка күңелле уеннар күпләрне җәлеп итте. Җырлар һәм биюләр белән язны чакырдык.
Кышны озату күңелле үтсен өчен, бәйрәмне оештыручылар күп көч салганнар. Бу бәйрәмнең алыштыргысыз сые да аерым әһәмияткә ия: кызарып пешкән түгәрәк кайнар тәбикмәк көннән-көн яктырак балкыган кояшны хәтерләтә.
Бу бәйрәмнең иң чагу һәм мавыктыргыч вакыйгасы—Карачкы яндыру. Беркем дә күңелле бәйрәмнән кайтып китәргә ашыкмады. Ул кичкә кадәр дәвам итте. Көн дә җылы һәм кояшлы булды. Һәркем янган Карачкыны кызыксынып күзәтте: тиздән чәчәкле яз җитүен тоюдан күңелне зур шатлык хисе биләп алды.

Р.ВАХИТОВА,

Кәпәй-Кыбау авылы.

Читайте нас: