+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
26 март 2019, 12:32

Элвин Грей низаглардан туйган

Ул Салават Фәтхетдинов белән дуслашыр өчен аны "Дуслык күпере"нә чакырырга кирәк, дип исәпли. Ә Зәкиеч күпергә чыгамы соң?

Ике республиканың төп музыкаль вакыйгасына әверелеп баручы II Бөтенрусия “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестиваленең артистлар составы билгеле.

Фестивальның хедлайнерлары – Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей. Алар фестивальнең ачылу (13 апрель, Казан, “Пирамида”) һәм ябылу (29 апрель, Уфа, “Башкортостан” дәүләт концерт залы) тантанасында катнашачак. Шулай ук, бу концертларда Башкортстанның легендар Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Һәм Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә.

“Дуслык күпере” узачак 17 шәһәрдә дә Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фестивальнең алып баручылары: Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдәт Галиев булачак, дип хәбәр итә "Татар тудей".

Исемлектә Салават Фәтхетдинов күренми...

Фото: "Татар тудей".
Читайте нас: