Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров Салават Фәтхетдинов һәм Вилдан Яруллинга "Башкортстанның халык артисты" дигән мактаулы исем бирү турындагы документка кул куйды.
Тәүгеләрдән булып аларны "Кызыл таң" гәзите котлады.
- Туган илеңдә макталу аерым бер рәхәт инде ул, инәй баштан сыйпаган кебек, - ди Салават Зәки улы. - Хезмәтне күрә белгән халкыма, җитәкчеләргә рәхмәт.
- Безнең дуслык билгесе дә - бу бүләк, - диде Вилдан Яруллин. - Кайда гына яшәсәк тә уртак йортыбыз - Башкортстан!
Егерме елдан артык бер сулышта эшләгән "Тамаша" продюсерлык үзәге исеменнән Салават Зәки улына тамашачыларның котлауларын җиткерәбез, ди аның җитәкчесе Резида Зарипова.
Фото: Резида Зарипова фотосы.